5 нче Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены.

2016 елның 18 марты, җомга

16 нчы марттан 18 нче мартка кадәр Казан шәһәрендә 5 нче Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены булып узды. Анда Россиянең 42 төбәгеннән барысы 650 делегат катнашты. Җыен делегатлары Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Закиров Ринат Зиннурович җитәкчелегендә 17 нче март көнне Теләче муниципаль районында да булып киттеләр. Алар  районда эшмәкәрлек үсеше белән таныштылар: “Теләче” сәнәгать паркында, “Зиннәтуллин Р.Ә.” шәхси предприятиясендә, “Гиниятуллин С.Ш.”, “Гиниятуллина А.С.” крестьян-фермер хуҗалыкларында  “Тюлячинские стальные профили” ҖЧҖ ендә булдылар. “Туган авыл” кунакханә – күңел ачу комплексын карадылар. Соңыннан кунакларга районыбызның үзешчән сәнгать коллективлары зур концерт күрсәттеләр. Бу чара югары оешканлык белән узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International