Шушы эшләр нәтиҗәсендә укучыларның математикадан белемнәре бәяләнә, йомгаклау контроль эшләренә әзерлек эше була.
Телэче районы көрәшчеләре дэ әлеге бәйгедә актив катнаштылар.
16 март конне Олы Нырсы мәдәният йортында "Сәламәтлек- узе зур байлык ул"- исеме астында авылыбыз яшьләре белән наркоманиягә каршы әнгәмә оештырылды. Наркомания - замана чире, ләкин физик авыру гына тугел,ә рухи авыру да. Шуңа күрә баланы яшьтән ук рухи һәм әхлакый яктан бай итеп тәрбияләргә кирәк. Мәдәни яктан гомуми үсеш, шул исәптән бала чактан ук музыкага тарту, рухи яктан баету зур әһәмияткә ия икәне яшьләргә төшендерелде.
14 март көнне Урта Мишә авыл клубы, китапханә белән берлектә “Терроризмга-юк!”исеме астында укучылар белән әңгәмә уздырдылар. Чарада терроризм,экстремизмның ни икәнлеге аңлатылды.Укучыларга дуслык,тынычлык турында шигырьләр укылды.
Олы Мәтәскә мәдәният йортында "Өмет" театр берләшмәсенә йөрүче балалар белән берлектә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау йөзеннән "Сәламәт яшик әле" дип исемләнгән, спорт уеннарыннан торган чара үткәрелде. Бу чарада теннис уеннары, сәламәтлекне ныгыту өчен төрле спорт күнегүләре, шашка, шахмат уеннары уйналды. Без укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү өстендә генә түгел, сәламәтлекләрен ныгыту өстендә дә эшләргә тиешбез.
Яшь һәм урта буын үзешчәннәре, заманча җырларны һәм торле халык биюләрен тамашачылар күңеленә хуш килердәй итеп җиткерә белделәр. Концертта әнкәйләргә багышланган шигырьләр һәм шаян күренешләр халык күңелен тагын да күтәреп, җанландырып җибәрде.
Матур җырлар, биюләр , уеннар белән үрелеп барган кичә бик күңелле үтте. Бәйрәмне үткәрүдә «Задоринка» фольклор ансамбле зур ярдәм күрсәтте. Алар узләре белән тәмле- тәмле коймаклар , бәлешләр пешереп алып килгәннәр иде. Концерт бетүгә урамда , саламннан ясалган карачкы сынын яндырдык, ә аннан соң кереп бәйрәм табыны артында кичәне дәвам иттек.
17 март көнне районыбыз Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының 2016 елның 16-18 март көннәрендә узган V Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены кысаларында кече бизнес вәкилләрен һәм фермер җитәкчеләрен кабул итте. Әлеге чарада Теләче җирлекара китапханәсе дә читтә калмады. “Бәхет биргән җирем Татарстан”, “Эшмәкәрлекне үстерү – заман таләбе”, “Без тарихта эзлебез” дигән күргәзмәләр, татар халкының милли ашлары, әзерләнде, китап сәүдәсе оештырылды.
17 март көнне Теләче балалар китапханәсендә, башлангыч сыйныф укучылары өчен, Клара Булатова әсәрләре буенча “Клара Булатова - кабатланмас шәхес, талантлы әдибә” дип аталган әдәби уку үткәрелде. Китапханә хезмәткәрләре балаларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар. Китапханәченең мавыктыргыч сөйләме әкренләп викторинага алып кереп китте, аның ярдәмендә алар язучы турындагы белемнәрен ныгыттылар. Очрашу “Шушы яктан, шушы туфрактан без” җырын башкару белән тәмамланды, чөнки Клара Булатова җырлары безне туган ягыбызны яратырга, үз мирасыбызга сакчыл мөнәсәбәттә булырга өйрәтә.
17 март көнне V Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары программа кысаларында Татарстан Республикасының Теләче муниципаль районына сәфәр кылдылар.
Район мәдәният йортында кунакларны авыл мәдәният йортларында эшләп килүче фольклор коллективлар каршы алды, күргәзмәләр эшләде. Ә сәхнәдә район мәдәният узэшчәннәре катнашында оештырылган концерт программасына тамаша кылдылар.