Олы Мәтәскә мәдәният йортында "Өмет" театр берләшмәсенә йөрүче балалар белән берлектә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау йөзеннән "Сәламәт яшик әле" дип исемләнгән, спорт уеннарыннан торган чара үткәрелде. Бу чарада теннис уеннары, сәламәтлекне ныгыту өчен төрле спорт күнегүләре, шашка, шахмат уеннары уйналды. Без укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү өстендә генә түгел, сәламәтлекләрен ныгыту өстендә дә эшләргә тиешбез.