( Мөбинова Гөлнара Гаптелмәннафовна - Олы Нырсы урта мәктәбе,Сәлимова Резеда Гафуровна- Иске Җөри урта мәктәбе, Якупова Ләйлә Мидхәтовна,Кәримова Гөлназ Фәритовна, Гаптрахманов Фәнис Фәнилович – Теләче урта мәктәбе, Николаева Альбина Мәгъсүмовна - Үзәк урта мәктәбе укытучысы).
Конкурс түбәндәге номинацияләрдә үтте: “Сыйныф җитәкчессе”, “Педагог психолог”, “"Өстәмә белем бирү педагогы" ,"Ел остазы ". Конкурста район этабында җинү яулаган мөгаллимнәр катнашты. Баландыш урта белем бирү мәктәбенең 5 сыйныф җитәкчесе Җаббарова Гөлнара Нәҗиповна, Теләче №1 садигыннан Хазипова Сәйлән Нәгимовна, Балалар иҗат үзәгнең өстәмә белем бирү педагогы Баева Зилә Рафаилевна конкурста катнашканнары өчен сертификат белән бүләкләнделәр. Югары Кибәхуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбеннен педагог оештыручы Гинатуллина Гөлчәчәк Наил зона этабында 3 урынны яулады. Ул 30-31 мартта Казанда үтәчәк конкурсның республика этабында катнашачак.
15март көнне Казан педагогия көллиятендә "Яшь профессионаллар" (WorldSkills) чемпионатын нәтиҗәле итеп оештыру максатыннан JuniorSskills компетенциясенә караган программалар буенча эшләүче өстәмә белем бирү педагогларының җыелышы булып узды. Безнең районнан Балалар иҗат үзәгенең түбәндәге педагоглары катнашты: Закиров Наил Вәлимөхәммәт улы, Юнысов Агьзам Малик улы, Нуртдинов Руслан Рәис улы, Сахабиева Люция Заһит кызы.
4нче сыйныф укучыларының Бөтенроссия күләмендә үткәреләчәк тикшерү эшләренә әзерлекләрен тикшерү максатында, 15,18 март көннәрендә районның барлык гомуми белем бирү мәктәпләрендә рус теле һәм математика фәннәреннән сынау эшләре үткәрелде. Эш нәтиҗәләре укытучыларга 4 нче сыйныф укучылары белән эшне нәтиҗәле планлаштырырга мөмкинлек бирәчәк.
Белем бирү программасын төзү тәҗрибәсе буенча Алан урта мәктәбенең директор урынбасары Шәйхетдинова Гөлфия Хәниповна чыгыш ясады. Укытучылар белемен үстерү институты доценты, педагогик фәннәр кандидаты Тактамышева Гөлнара Чингизовна норматив документлар, төп гомуми белем бирү программасын төзү үрнәкләре белән таныштырды. Сәламәтлекләре чикле балалар өчен эш программалары төзү үзенчәлекләре турында сөйләде.
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирүдә күзәтү эшчәнлеге зур урын алып тора. Безнең Теләченең 2нче номерлы балалар бакчасында бу төр эшчәнлеккә зур игътибар бирелә.Мәсәлән, бу атнада балалар бакчасының һәрбер төркемендә балалар тәрбиячеләре белән берлектә суган утырттылар. Иң элек суганның файдасы, аның үзлекләрен искә төшереп,тәрбиячеләр әңгәмәләр үткәрделәр, ә аннан балалар тартмалардагы җиргә суган утырттылар, сулар сиптеләр һәм савытларны тәрәзә төбендәге ясаган “бакчаларга” куеп чыктылар. Тәрбияче апалары балаларга утырткан суганнарны тәрбияләргә кирәклеге турында да искәртеп үтәргә онытмады. Тиздән балаларның суганнары мул уңыш бирер дип көтеп калабыз.
Бу почмакта бүлмә гөлләре урын алган. Алар балаларның яшь үзенчәлекләренә туры китерелеп сайланган. Тәрбияче Сөнгатуллина Ф. Ә. балаларны бүлмә гөлләренең төрләре белән таныштыра, аларны тәрбияләргә һәм дөрес итеп су сибәргә өйрәтә. Табигать почмагында эшләү дәверендә балаларның бүлмә гөлләре , аларның төзелеше, үсүе, тәрбияләү турында белемнәрен ныгыта.
Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү – өлкәннәрнең: әти–әниләрнең, тәрбиячеләрнең һәм шулай ук ЮХИДИ хезмәткәрләренең төп бурычларыннан берсе булып тора. Шушы максаттан 3нче балалар бакчасында ЮХИДИ хезмәткәре Газизов Р.И. белән очрашу булып узды. Бу чараның максаты - балаларга юлда хәвеф–хәтәрсез йөрү кагыйдәләрен төшендерү һәм балалар арасындагы имгәнүләрне кисәтү. Балалар чара барышында үз–үзләрен юлда ничек тотарга кирәклеге, бигрәк тә юлны ничек аркылы чыгарга кирәклеге турында аңлатып сөйләделәр. Инспектор белән әңгәмә барышында балалар үзләре дә юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләделәр һәм барлык сорауларга да актив җавап бирделәр.
Бүгенге көндә эшчеләр мәктәп түбәсен ябалар, ашханәне ремонтлыйлар һәм тәрәзә откосларын тәртипкә китерәләр. Бу эшләр уку процессына бернинди зыян китерми.
2016 елның 15 февраль көнендә “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләләргә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре авыр тормышлы һәм социаль яктан куркыныч булган гаиләдәге балалар белән “Семицветик” дип аталган читараттагы дәресләрен үткәрделәр.
Әлеге дәреснең максаты: эмоциональ халәтне, тактиль кабул итүне устерү һәм бердәмлек хисен ныгыту.