ЮХИДИ инспекторы белән очрашу.

2016 елның 18 марты, җомга

Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү – өлкәннәрнең: әти–әниләрнең, тәрбиячеләрнең һәм шулай ук ЮХИДИ хезмәткәрләренең төп бурычларыннан берсе булып тора. Шушы максаттан 3нче балалар бакчасында ЮХИДИ хезмәткәре Газизов Р.И. белән очрашу булып узды.  Бу чараның максаты - балаларга юлда хәвеф–хәтәрсез йөрү кагыйдәләрен төшендерү һәм  балалар арасындагы имгәнүләрне кисәтү. Балалар чара барышында үз–үзләрен юлда ничек тотарга кирәклеге, бигрәк тә юлны ничек аркылы чыгарга кирәклеге турында аңлатып сөйләделәр. Инспектор белән әңгәмә барышында балалар үзләре дә юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләделәр һәм барлык сорауларга да актив җавап бирделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International