Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирүдә күзәтү эшчәнлеге зур урын алып тора. Безнең Теләченең 2нче номерлы балалар бакчасында бу төр эшчәнлеккә зур игътибар бирелә.Мәсәлән, бу атнада балалар бакчасының һәрбер төркемендә балалар тәрбиячеләре белән берлектә суган утырттылар. Иң элек суганның файдасы, аның үзлекләрен искә төшереп,тәрбиячеләр әңгәмәләр үткәрделәр, ә аннан балалар тартмалардагы җиргә суган утырттылар, сулар сиптеләр һәм савытларны тәрәзә төбендәге ясаган “бакчаларга” куеп чыктылар. Тәрбияче апалары балаларга утырткан суганнарны тәрбияләргә кирәклеге турында да искәртеп үтәргә онытмады. Тиздән балаларның суганнары мул уңыш бирер дип көтеп калабыз.