Әлеге чарада Теләче җирлекара китапханәсе дә читтә калмады. “Бәхет биргән җирем Татарстан”, “Эшмәкәрлекне үстерү – заман таләбе”, “Без тарихта эзлебез” дигән күргәзмәләр, татар халкының милли ашлары, әзерләнде, китап сәүдәсе оештырылды.
17 нче март көнне Балалар иҗат үзәгендә “Иң шәп вожатый” дип исемләнгән Республика конкурсының район туры уздырылды.Баландыш төп мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Шакирова Алисә отряд вожатые буларак көч сынашты. Барлык төр бәйгеләрдә чыгыш ясап “Иң яшь”әйдаман исеменә лаек булды. (Җитәкче- педагог-оештыручы Мөбәрәкшина Фәнүсә Габделбәровна) . Уңышың белән котлыйбыз ,Алисә!
Баландыш төп мәктәбендә бу көннәрдә предметлар буенча өченче чиреклек административ контроль эшләр үткәрү төгәлләнеп килә.Атна ахырында аларга йомгак ясала.
17 нче март көнне Балалар иҗат үзәге тарафыннан “Иң шәп вожатый” конкурсы уздырылды. Бу конкурста Олы Мишә урта мәктәбеннән “Алмаш” дружинасы әйдаманы Зарипова А. катнашты.10 нчы сыйныф укучысы Айсылу үзен , отряд әйдаманы буларак,иҗади яктан сәләтле итеп күрсәтте.Бәйге барышында барлык конкурсларда да нәтиҗәле чыгыш ясап,1 нче урынны алды.Иң шәп вожатыйның безнең мәктәптә булуы белән без бик шат!
Без транспорт, светофор, юл билгеләре турында сөйләдек. Светофор-ул юл йөрү кагыйдәләрен үтәр өчен, ә юл билгеләре -безнең юлларда хәвефсез йөрү өчен кирәк. Юл билгеләре-кешеләрнең һәм шоферларның якын дуслары.
17 март көнне V Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары программа кысаларында Татарстан Республикасының Теләче муниципаль районына сәфәр кылдылар.
Район мәдәният йортында кунакларны авыл мәдәният йортларында эшләп килүче фольклор коллективлар каршы алды, күргәзмәләр эшләде. Ә сәхнәдә район мәдәният узэшчәннәре катнашында оештырылган концерт программасына тамаша кылдылар.
Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбендә инде 5 елдан бирле күчмә китапханә эшләп килә. Балаларны кызыклы, матур китаплар белән Казаклар авылы китапханәчесе Рахматуллина Альбина сөендерә.
Халыкара кошлар көне- экологик бәйрәм. Ул ел саен 1 апрельдә үткәрелә.СССР да бу бәйрәм 1927 елдан башлап үткәрелеп килгән,1994 елда кабат яңартылган. Ул Россиядә кошларга багышлап үткәрелә торган билгеле бәйрәм. Традиция буенча Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә бу бәйрәм ел саен язгы каникул башланыр алдыннан үткәрелә.Бу көннәрдә мәктәптә Кошлар көне үткәрүгә әзерлек бара. Укучыларның рәсемнәреннән, кул эшләреннән “Канатлы дусларыбыз” исемле күргәзмә оештырыла, ә сыерчыкларны һәр бала яңа оя белән каршылый.
Бакчабызда җәйге бакча эшләренә әзерлек башланды. Мартның беренче көннәрендә үк балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр тәрбияче апалары белән чәчәк орлыклары утырттылар. Тәрбияче Нурисламова Р.Р. балаларны кайбер кагыйдәләр белән таныштырды. Хәзер балалар орлыкларны кайсы вакытта, нинди тирәнлектә утыртырга кирәклеген беләләр. Март - бүлмә гөлләрен күчереп утырту өчен дә иң кулай вакыт.. Матур чәчәкләребез балалар бакчасы янын бизәр дип өметләнәбез.
Бу конкурста районның барлык мәктәпләреннән иң алдынгы әйдаманнар катнашты. Абсалют җиңүче итеп Үзэк урта мәктәбеннән Мустафина Олесья билгеләнде һәм "Гран-При" исеменә лаек дип табылды. Ул Республикада " Иң яхшы әйдаман-2016" конкурсында катнашачак.