17 март көнне V Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары программа кысаларында Татарстан Республикасының Теләче муниципаль районына сәфәр кылдылар.
Район мәдәният йортында кунакларны авыл мәдәният йортларында эшләп килүче фольклор коллективлар каршы алды, күргәзмәләр эшләде. Ә сәхнәдә район мәдәният узэшчәннәре катнашында оештырылган концерт программасына тамаша кылдылар.