Бакчабызда җәйге бакча эшләренә әзерлек башланды. Мартның беренче көннәрендә үк балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр тәрбияче апалары белән чәчәк орлыклары утырттылар. Тәрбияче Нурисламова Р.Р. балаларны кайбер кагыйдәләр белән таныштырды. Хәзер балалар орлыкларны кайсы вакытта, нинди тирәнлектә утыртырга кирәклеген беләләр. Март - бүлмә гөлләрен күчереп утырту өчен дә иң кулай вакыт.. Матур чәчәкләребез балалар бакчасы янын бизәр дип өметләнәбез.