17 нче март көнне Балалар иҗат үзәге тарафыннан “Иң шәп вожатый” конкурсы уздырылды. Бу конкурста Олы Мишә урта мәктәбеннән “Алмаш” дружинасы әйдаманы Зарипова А. катнашты.10 нчы сыйныф укучысы Айсылу үзен , отряд әйдаманы буларак,иҗади яктан сәләтле итеп күрсәтте.Бәйге барышында барлык конкурсларда да нәтиҗәле чыгыш ясап,1 нче урынны алды.Иң шәп вожатыйның безнең мәктәптә булуы белән без бик шат!