16 март конне Олы Нырсы мәдәният йортында "Сәламәтлек- узе зур байлык ул"- исеме астында авылыбыз яшьләре белән наркоманиягә каршы әнгәмә оештырылды. Наркомания - замана чире, ләкин физик авыру гына тугел,ә рухи авыру да. Шуңа күрә баланы яшьтән ук рухи һәм әхлакый яктан бай итеп тәрбияләргә кирәк. Мәдәни яктан гомуми үсеш, шул исәптән бала чактан ук музыкага тарту, рухи яктан баету зур әһәмияткә ия икәне яшьләргә төшендерелде.