17 март көнне районыбыз Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының 2016 елның 16-18 март көннәрендә узган V Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены кысаларында кече бизнес вәкилләрен һәм фермер җитәкчеләрен кабул итте. Әлеге чарада Теләче җирлекара китапханәсе дә читтә калмады. “Бәхет биргән җирем Татарстан”, “Эшмәкәрлекне үстерү – заман таләбе”, “Без тарихта эзлебез” дигән күргәзмәләр, татар халкының милли ашлары, әзерләнде, китап сәүдәсе оештырылды.