Алар балаларның сәламәтлеген тикшерделәр, сәламәтлекне яшьтән сакларга кирәклеген аңлаттылар.
Безнең балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләренә багышланган атналык булып узды. Шогыльлэргэ эзерлэнгэндэ, тәрбиячеләр балалар өчен булган әзер материал белән бергә, тулыландырылган һәм кызыклы яңа материаллар да әзерләделәр. Балалар белән бергәлектә җәяүлеләр, пассажирлар һәм машина йөртүчеләр өчен булган юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр, төрле дидактик, хәрәкәтле, рольле уеннар уйнадылар. Балалар рәсемнәреннән күргәзмә оештырылды. Конкурста уртанчылар төркеменнән башлап балалар бик теләп катнашты.
16 марта в Тюлячинской средней школе с обучающимися 10 классов прошла встреча с заместителем руководителя Управления Федеральной антимонопольной службы по РТ Павловым Игорем Николаевичем. Вниманию учащихся были представлены видеоролики об основных аспектах деятельности Федеральной антимонопольной службы. Учитель истории и обществознания Абдуллина Гуляндам Ахуновна провела урок на тему: «Человек в обществе».
Шәтке авылы китапханәсендә "Китапханә хәбәрләре" дигән газетаның чираттагы саны дөнья күрде. Әлеге сан якташ язучыларыбыз Нурислам Хәсәнов һәм Сәйдә Зыялының 75 яшьлек юбилейларына багышланды.
Баландыш авыл китапханәсе сәламәтлекләре чикле булу сәбәпле китапханәгә килә алмаган өлкәннәрнең һәм инвалидларның өйләренә барып хезмәт күрсәтә. Ул аларга китаплар алып килеп кенә калмый, алар белән төрле темаларга әңгәмә кора, укыган китаплары турында фикер алыша.
Китапханәче Мингазова Л.В. укучыларны Телэче районынннан чыккан язучылар, аларның тормыш һәм иҗат юллары белән таныштырды. Якташ язучыларның иҗатына багышланган китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде.
Бу күргәзмә яшь китап укучыларны бигрәк тә кызыксындыра: алар китапларны кызыксынып актаралар, китапханәчегә һәм бу китапны укыган яшьтәшәренә сораулар бирәләр.
15 март көнне Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Баева Зилә Рафаил кызы , Питрәч муниципаль районында булып узган, Республика күләм “Өстәмә белем бирү педагогы” конкурсының зона этабында катнашты. Өстәмә белем бирү педагоглары үзләренең осталыкларын 3 конкурс бүлекләрендә күрсәттеләр: 1. “Үзем турында үзем”, 2. “Ачык дәрес”, 3. “Өстәмә гомум белем бирү программасын яклау”. Баева Зилә Рафаил кызына конкурста катнашу турында сертификат тапшырылды. Без аның чыгышы белән канәгать калдык. Һәм алга таба да аңа эшендә бары уңышлар гына телибез.
Ә инде һәр санының темасын сайлап, материаллар туплау - бик зур тырышлык сорый торган хезмәт. Урта Мишә авыл китапханәсендә 2015 нче елдан, һәр ай саен, китапханә гәҗите чыга башлады. Айлык гәҗиттә – китапханә эшчәнлеге, анда оештырылган төрле чаралар, конкурслар яктыртылып барачак.
Китапханәче алар белән әдәплелек турында әңгәмә үткәрде. Нәни булсалар да, күбесе биргән сорауларга төпле җаваплар бирделәр. Ахырда әкиятләр укылды.