Баландыш авыл китапханәсе сәламәтлекләре чикле булу сәбәпле китапханәгә килә алмаган өлкәннәрнең һәм инвалидларның өйләренә барып хезмәт күрсәтә. Ул аларга китаплар алып килеп кенә калмый, алар белән төрле темаларга әңгәмә кора, укыган китаплары турында фикер алыша.