Безнең балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләренә багышланган атналык булып узды. Шогыльлэргэ эзерлэнгэндэ, тәрбиячеләр балалар өчен булган әзер материал белән бергә, тулыландырылган һәм кызыклы яңа материаллар да әзерләделәр. Балалар белән бергәлектә җәяүлеләр, пассажирлар һәм машина йөртүчеләр өчен булган юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр, төрле дидактик, хәрәкәтле, рольле уеннар уйнадылар. Балалар рәсемнәреннән күргәзмә оештырылды. Конкурста уртанчылар төркеменнән башлап балалар бик теләп катнашты.