15 март көнне Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Баева Зилә Рафаил кызы , Питрәч муниципаль районында булып узган, Республика күләм “Өстәмә белем бирү педагогы” конкурсының зона этабында катнашты. Өстәмә белем бирү педагоглары үзләренең осталыкларын 3 конкурс бүлекләрендә күрсәттеләр: 1. “Үзем турында үзем”, 2. “Ачык дәрес”, 3. “Өстәмә гомум белем бирү программасын яклау”. Баева Зилә Рафаил кызына конкурста катнашу турында сертификат тапшырылды. Без аның чыгышы белән канәгать калдык. Һәм алга таба да аңа эшендә бары уңышлар гына телибез.