“Теләче” хоккей командасы “Тимерхан” командасын ике уенда 4:2 һәм 2:1 белэн җиңеп, НХЛ 18+ фестиваленең финалына чыкты.
Физкультура шөгыльләренең максаты - балаларга тормышта кирәкле хәрәкәт күнекмәләрен бирү, балаларның сәламәтлеген ныгыту һәм көч- сәлатләрен үстерү, эшчәнлекләрен арттыру, сәламәтләндерү юнәлешендә төрле физик күнегүләр, аларның төрле яклы үсешенә булышлык итү.
Әйе, баланың күп вакыты бакчада уза, ул аның икенче өе. Шуңа күрә безнең 3нче балалар бакчасы коллективы уңайлы шартлар тудырылырга омтыла. Бакчабызда балалар белән физик күнегүләр алып бару өчен аерым махсус җихазландырылган физкультура залы бар.
Быел төрле физик күнегүләр рәтенә без степ-аэробиканы киң кулланышка кертеп барабыз. Әти-әниләр белән берлектә ясалга махсус степ снаряды да физик шөгелләрне үткәрергә ярдәм итә. Кыскасы физкультура һәм спорт белән даими шөгыльләнү, балаларыбызның сәламәтлегенә уңай тәэсир итә. Һәм без моны беркайчанда истән чыгармыйбыз.
Бүген ,15нче март көнне,Олы Мишә урта мәктәбе 4 нче сыйныф укучыларының Бердәм Россия тикшерү эшләре буенча рус теле фәненнән әзерлекләре тикшерелде.Укучылар беренче өлештә грамматик биремле диктант,икенче өлештә текст өстендә эш эшләделәр. Шушы эшләр нәтиҗәсендә укучыларның рус теленнән белемнәре бәяләнә, йомгаклау контроль эшләренә әзерлек эше була.
14 март көнне Урта Мишә авыл клубы, китапханә белән берлектә “Терроризмга-юк!”исеме астында укучылар белән әңгәмә уздырдылар. Чарада терроризм,экстремизмның ни икәнлеге аңлатылды.Укучыларга дуслык,тынычлык турында шигырьләр укылды.
Бу чарада теннис уеннары, сәламәтлекне ныгыту өчен төрле спорт күнегүләре, шашка, шахмат уеннары уйналды. Без укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү өстендә генә түгел, сәламәтлекләрен ныгыту өстендә дә эшләргә тиешбез.
Яшь һәм урта буын үзешчәннәре, заманча җырларны һәм торле халык биюләрен тамашачылар күңеленә хуш килердәй итеп җиткерә белделәр. Концертта әнкәйләргә багышланган шигырьләр һәм шаян күренешләр халык күңелен тагын да күтәреп, җанландырып җибәрде.
Матур җырлар, биюләр , уеннар белән үрелеп барган кичә бик күңелле үтте. Бәйрәмне үткәрүдә «Задоринка» фольклор ансамбле зур ярдәм күрсәтте. Алар узләре белән тәмле- тәмле коймаклар , бәлешләр пешереп алып килгәннәр иде. Концерт бетүгә урамда , саламннан ясалган карачкы сынын яндырдык, ә аннан соң кереп бәйрәм табыны артында кичәне дәвам иттек.
Февраль ае дәвамында Теләченең 2нче номерлы балалар бакчасында “ Макулатура җыеп агачларны саклыйк!” исемле экологик акция уздырылды. Акция дәвамында бакчага йөрүче балалар агачлар турында күп мәгълүмат белделәр,ни өчен аларны сакларга кирәклегенә төшенделәр,шулай ук газета-журналлар чыгаруны яктырткан фильм карадылар.Тәрбиячеләр төркемнәрдә макулатура җыюну оештырдылар. Ай дәвамында әти-әниләр, бакча хезмәткәрләре тырышлыгы белән 600 кг артык макулатура җыелып тапшырылды.
Китапханәче Петрова Л. балаларны, Теләче районы язучылары, аларның тормыш һәм иҗат юллары белән таныштырды. Шулай ук якташ язучыларның иҗатына багышланган китап күргәзмәсенә дә күзәтү үткәрелде.