Февраль ае дәвамында Теләченең 2нче номерлы балалар бакчасында “ Макулатура җыеп агачларны саклыйк!” исемле экологик акция уздырылды. Акция дәвамында бакчага йөрүче балалар агачлар турында күп мәгълүмат белделәр,ни өчен аларны сакларга кирәклегенә төшенделәр,шулай ук газета-журналлар чыгаруны яктырткан фильм карадылар.Тәрбиячеләр төркемнәрдә макулатура җыюну оештырдылар. Ай дәвамында әти-әниләр, бакча хезмәткәрләре тырышлыгы белән 600 кг артык макулатура җыелып тапшырылды.