Степ-аэробика.

2016 елның 15 марты, сишәмбе

Физкультура шөгыльләренең максаты - балаларга тормышта кирәкле хәрәкәт күнекмәләрен бирү, балаларның сәламәтлеген ныгыту һәм көч- сәлатләрен үстерү, эшчәнлекләрен арттыру, сәламәтләндерү юнәлешендә төрле физик күнегүләр, аларның төрле яклы үсешенә булышлык итү.

                  Әйе, баланың күп вакыты бакчада уза,  ул аның икенче өе. Шуңа күрә безнең 3нче балалар бакчасы коллективы уңайлы шартлар тудырылырга омтыла. Бакчабызда балалар белән физик күнегүләр  алып бару өчен аерым махсус җихазландырылган  физкультура залы бар.

        Быел төрле физик күнегүләр рәтенә без степ-аэробиканы киң кулланышка кертеп барабыз. Әти-әниләр белән берлектә ясалга махсус степ снаряды да физик шөгелләрне үткәрергә ярдәм итә. Кыскасы физкультура һәм спорт белән даими шөгыльләнү, балаларыбызның сәламәтлегенә уңай тәэсир итә. Һәм без моны беркайчанда истән чыгармыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International