ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2016 ел
сишәмбе

11-13 март көннәрендә Мамадыш шәһәрендә «Сәламәтлек» авыл спартакиадасы кысаларында ир-егетләр арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты булып узды. Барлыгы 11 команда катнашкан элеге ярышларда безнең Теләче командасы 7 урынга лаек булды.

Әлеге бүлектә белешмә материаллар аерым бер белем тармакларына бүленгән. Почмакның төп кулланучылары - мәктәп укучылары. Укучыларга төгәл җавап кирәк булган библиографик сорауларга нәкъ менә "Балалар өчен белешмәләр бүлеге" ярдәмгә килә.

Баландыш авыл китапханәсендә язучы-прозаик Фоат Садриевның тууына 75 яшь тулу уңаеннан "Бүгенге көнебезнең иң бөек язучысы" дигән күргәзмә куелды һәм күзәтү ясалды.

Контроль эшләр администрация тарафыннан башкарыла. 3 нче чирек йомгаклау контроль эшләре нәтиҗәсендә укучыларның белемнәре бәяләнә. Барсына да уңышлар телибез.

Районныбыз статислары ана узган ел ук эзерлэнэ башлады.Буген ана эзерлек этабы тогэллэнде: районныбыз билэмэсе 12 сан алу хэм ике   инструкторлык участокларына буленгэн.Инстукторлык участоклары,сан алу документлары сакланачак биналар бильгеле.

Бүген, 14 март көнне, Теләче районы  халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре, СДК “БИНК”  хезмәткәрләре белән берлектә Олы Мишә, Югары Кибәхужа,  Олы Нырсы, Шәдке урта мәктәпләрендә 8-10 класс укучылары өчен һөнәри үзбилгеләнеш тренингы оештырдылар.

Әлеге чара балаларга психологик ярдәм итү, үзгәреп торучы шартларда укучыларга һөнәр сайлауда киңәш бирү максаты белән уздырылды.

Тренингта 108 укучы катнашты.


14
март, 2016 ел
дүшәмбе

Китапханәче журнал турында кыскача мәгълүмат бирде, балалар журналда басылып чыккан шигырьләрне сәнгатьле итеп укыдылар.

Бәйрәмгә килгән кунакларга кышны озату йоласы күрсәтелде. Һәркем бәйрәмнең төп символы һәм сые булган коймак белән сыйланды.

Кеше бу илдә туган, яшәгән. Димәк, ул аның туган җире дә. Кеше еракларга китсә, туган җирен гел сагынып яши. Юкка гына “Туган илнең кадерен читтә йөрсәң белерсең” димәгәннәрдер. Безнең уртак Ватаныбыз – Татарстан. Укучылар белән язучы-шагыйрьләребезнең Татарстаныбыз турында иҗат иткән шигырьләрен  укыдык, туган ил, туган җир турында мәкаль-әйтемнәрне искә төшердек.

Анда 10 март көнне "Батыр" спорт комплексында булып узган баскетбол  ярышында катнашып икенче урын алган егетләр командасы бүләкләнде. Укучыларны җиңүләре белән котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International