Бүген,14 март көнне, Олы Мишә урта мәктәбендә 9-11 сыйныф укучылары өчен “Психология һәм профессия сайлау” темасы буенча Теләче районы Хезмәт белән эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре белән очрашу булды. Алар укучыларны төрле профессия юнәлешләре, һәм аларның хәзерге вакытта кирәкле булулары белән таныштырдылар.
10 март көнне Теләче урта мәктәбе базасында кече яшьтәге мәктәп балалары арасында “ Мин – эзләнүче” темасына эзләнү - тикшеренү эшләре һәм проектлар конкурсының йомгаклау этабы үткәрелде. Конкурста барлыгы 27 укучы көч сынашты.Анда укучылар үз эшләрен яклап чыгыш ясадылар.Әлеге конкурста безнең мәктәптән 3 нче сыйныф укучысы Минһаҗев А. катнашты (җитәкчесе – Гаязетдинова Ә.И.) һәм мактау кәгазе белән бүләкләнде. Аны әлеге җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.
Олы Нырсы урта мәктәбендә 8-11 сыйныф укучылары белән Казан шәһәренең мәшгүллек үзәгеннән килгән вәкил ярдәмендә шәхеснең профессиональ тибын билгеләү тесты үткәрелде. Бу тестны эшләү дәверендә укучылар үзләренең булачак профессияләрен ачыкладылар.
13 нче март көнне Саба районы Түбән –Шытсу авылында 1998 нче елгы һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында М.Фәйзиев призына билбау көрәше буенча ярыш үткәрелде. Баландыш төп мәктәбеннән укучыларыбыз Галимов Данил һәм Заббаров Адель катнаштылар. Үзләренең үлчәү авырлыкларында Галимов Данил һәм Заббаров Адель 2 урын алдылар. (Тренер- Залялиев Ф.Ф.) Егетләребезне чираттагы җиңүләре белән котлыйбыз!
Балалар өчен беренче тапкыр чыга башлаган газета журналлар тарихын китап укучылар презентациядән карап белделәр.
Из ДЮСШ «Тюлячи» (7 школ: Баландыш, Старые Зюри, Тюлячи, Большие Меша, Большие Нырсы, Шадки, Верхние Кибякози) на этих соревнований участвовали 12 участников.
В весовой категории до 36 кг. Заббаров Адель (Баландыш) – 2 место, до 40 кг. Галимов Данил (Баландыш) – 2 место, тренер-преподаватель Залялиев Ф.Ф.;
В весовой категории до 55 кг. Абзалилов Иршат (Шадки) – 2 место, Мавлин Эмиль (Шадки) – 3 место, до 65 кг. Габдуллин Айзат (Шадки) – 2 место, тренер-преподаватель Шамсутдинов Р.М.;
В весовой категории до 43 кг. Галяветдинов Ильмир – 1 место (Большие Нырсы), до 70 кг. Шакиров Риназ (Большие Нырсы) – 4 место, до 50 кг. Фаляхов Табрис (Большие Нырсы) – 6 место, тренер-преподаватель Гиниятов Р.М.;
В весовой категории до 70 кг. Саетов Алмаз (Старые Зюри) – 1 место, Муликов Данир (Тюлячи) – 2 место, тренер-преподаватель Сафин А.З.;
В весовой категории свыше 80 кг. Афзалов Айзат (Верхние Кибякози) – 1 место, тренер-преподаватель Закиев Ф.А.
Призерам в своих весовых категориях были вручены медали, грамоты соответствующих степеней и денежные вознаграждения.
12 март көнне Зәй районының “Ялта-Зәй” үзәгендә Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләренең чаңгы ярышы буенча кышкы Спатакиадасы үтте. Ярышларда республиканың 43 районыннан 200 якын чаңгычы катнашты.
10 март көнне Күкчә авылы китапханәсендә язучы, драматург Фоат Садриевка 75 яшь тулу уңаеннан “Теле татлының сүзе татлы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләнде. Күргәзмәгә аның әсәрләре куелды.
Кызлар төймә тагу, прическа ясау, курчак киендерү, әниләргә котлау әзерләү кебек конкурсларда ярыштылар. Соңыннан әниләр хөрмәтенә концерт куелды. Чыгышлардан соң балалар әниләргә һәм әбиләргә бүләкләрен тапшырдылар, бергәләшеп чәй эчтеләр.