ЯҢАЛЫКЛАР


14
март, 2016 ел
дүшәмбе

12 марта, в региональный оргкомитет документы для участия в предварительном голосовании подал вице-премьер, министр сельского хозяйства и продовольствия РТ Марат Ахметов

Әле күптән түгел генә без балалар белән савытларга суган утырткан идек,шул суганнарны карап  вакытында су сибеп,тәрбияләп торгач уңышны да күрергә насыйп булды.Үз эшеңнең нәтиҗәсен күрү,өлкәннәрдән мактау сүзләре ишетү балаларга бик зур куаныч китерде,алга таба да эшләргә теләк уятты.

Анда безнең укучыларыбыз да катнашып кайттылар. 9 март көнне Зәйнетдинова Диләрә Хәнифовна җитәкчелегендә "Җөри авылы тарихы"  дип исемләнгән эше белән 7 сыйныф укучысы Зиганшина Руфия чыгыш ясады. 11 март көнне Фархуллина Илһамия Шайдулловна җитәкчелегендә "Танылган шәхесләр" номинациясендә 9 сыйныф укучысы Зәйнетдинова Язгөл  якташыбыз Дания Гайнетдиновага багышланган "Туган якның бер баласы" дип исемләнгән эзләнү эше блән чыгыш ясады. 

Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең 4 сыйныф укучылары Шөгаепов  Илгиз һәм Рәхматуллина Әдилә район күләмендә үткәрелгән “Мин - тикшерүче”дигән проектта катнаштылар.Шөгаепов Илзир “Необычное в обычном” номинациясендә җиңүче булды. Укучыларны җиңүләре белән котлыйбыз,киләчәктә дә уңышлар телибез!

10 март көнне Теләче районы Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә “Минем гаилә бәйрәме ”булып узды. Бәйрәмдә әти-әниләр, укучылар – барлыгы 9 команда чыгыш ясады. Укучылар әти-әниләргә концерт куйдылар, ә кичәнең төп өлеше командалар арасында ярыш булды. Һәр гаилә төрле номинациядә җиңүче булды: “Иң җитез гаилә” - Амировлар, “Иң музыкаль гаилә”- Фахретдиновлар, “Иң сакчыл гаилә” - Гаязетдиновлар, “Иң спорт сөюче гаилә” Давлетнишнар , “Иң оста биюче гаилә”- Баһмановалар, “Иң шаян гаилә” – Мухаметзяновлар, “Иң иҗади гаилә” - Афзаловлар, “Иң бердәм гаилә” Мингазовлар, “Иң аш- су остасы гаилә” – Галимовлар. Кичә күңелле утте.

Олы Мишә урта мәктәбендә 2-11 нче сыйныф укучылары өчен барлык фәннәрдән дә контроль эшләр алына башлады.Контроль эшләр администрация тарафыннан үткәрелә.3 нче чирек йомгаклау контроль эшләре нәтиҗәсендә укучыларның белемнәре бәяләнә.Укучыларга уңышлар телибез.

11 март көнне Баландыш төп мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы Галлямов Мурат Зеленодольск  районы Бишнә мәктәбендә үткәрелгән  “Край родной, навек любимый, где найдёшь ещё такой!» исемле    фәнни – эзләнү, проектлар һәм иҗади эшләр конкурсында катнашып, “Туган ягымда үсемлекчелек” номинациясендә II урын яулады (җитәкчесе Сафина А.Ә.) Котлыйбыз!

Безнең бакчада барлыгы 12 бала тәрбияләнә. 12 балага 10 гаилә. Бәйрәмдә барлык гаиләләр дә катнашты. Бәйрәм ике өлештән торды. Беренче өлешендә балалар  карга боткасын сәхнәләштерделәр.Тәрбияче апалары белән бергә алар һәр гаилә янына җыр җырлап килеп, карга боткасы пешерер өчен йомырка, ит, ярмалар, шикәр, тоз  җыйдылар.Төрле халык уеннарын уйнадылар. “Йөзек салыш” уенын уйнаганда концерт номерлары да күрсәттеләр.

Бәйрәмнең икенче өлешендә гаиләләр арасында ярыш булды. Бер якта әниләр, икенче якта әтиләр. Әти- әниләр төрлечә сыналдылар. Тизлеккә “Япон кораблары ярышы” уйнатылды. Бер үк вакытта ике команда җыр ярышында да сыналды. Төрле  кызыклы табышмакларга җавап табу да булды. Һәр гаилә үзләренең гаилә рәсемен ясады. “Әти җыя, әни саный” дигән уен уйнатылды. Әниләр “Шалкан” әкиятен, ә әтиләр “Йомры икмәк” әкиятен сәхнәләштерделәр. Әтиләр арасында балачакның иң кызыклы вакыйгасы турында сөйләшү дә бик  күңелле тәэсирләр калдырды.Ахырдан балалар үз куллары белән ясаган бүләкләрен әниләренә бүләк иттеләр., Бәйрәм азагында һәр кеше карга боткасыннан   авыз итте.                                                                                                                                             

Теләче 2нче номерлы  балалар бакчасында “ФДББС таләпләренә нигезләнеп балалар бакчасында үстерелешле предметлы тирәлек булдыру”  темасына   педагогик киңәшмә булып үтте. Киңәшмәгә әзерлек тәрбиячеләр тарафыннан алдан ук башланды: төркемнәрдәге үстерелешле предметлы тирәлеккә анализ ясалды, ФДББС буенча куелган таләпләр өйрәнелде.  Педагогик киңәшмә барышында төп теманы яктырткан сораулар каралды һәм  Мухамадиева М.Ф. һәм Закирова А.Х. презентация-чыгышлары тыңланды.

24 февраль конне, халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез  буларак  теркәлгән 3 кеше - оешма аркылы Квалификациялэр  устеру региональ агентлыгында  «Парикмахер» хонэре буенча профессиональ белем алырга укырга жибэрелде;

- 1 егет - оешма аркылы профессиональ белем алырга МУП «2 нче пассажир автотранспорт предприятиясе» нэ «Д » категориясенә  укырга җибэрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International