Анда безнең укучыларыбыз да катнашып кайттылар. 9 март көнне Зәйнетдинова Диләрә Хәнифовна җитәкчелегендә "Җөри авылы тарихы" дип исемләнгән эше белән 7 сыйныф укучысы Зиганшина Руфия чыгыш ясады. 11 март көнне Фархуллина Илһамия Шайдулловна җитәкчелегендә "Танылган шәхесләр" номинациясендә 9 сыйныф укучысы Зәйнетдинова Язгөл якташыбыз Дания Гайнетдиновага багышланган "Туган якның бер баласы" дип исемләнгән эзләнү эше блән чыгыш ясады.