ЯҢАЛЫКЛАР


14
март, 2016 ел
дүшәмбе

Бу  бәйрәм кичендә җыелган  хатын-кызларны авылның сәләтле яшьләре, «Движение» бию төркеме , «Задоринка» ансамбле тәбрикләде. Кичә  язгы гөрләвек шикелле матур җырлар, нәфис сүз, ялкынны биюләр белән үрелеп барды. Концерттан соң барча хатын-кызларны бәйрәм табыны артына чакырдык. Җырлар , биюләр ул кичне озак тынмады. Барысы да күтәренке күңел белән таралыштылар.

8 март көнне Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортында якташыбыз Айнур Халиев һәм аның иҗатташ дуслары,  “Яңа дулкын” төркеме,   бәйрәм концерты куйды. Күңелле мәзәкләр,дәртле биюләр ,матур җырлар бәйрәм кичәсенә күтәренке рух өстәде.

6 март көнне  Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре  8 нче март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан  «Язның күркәм бәйрәме» дип исемләнгән күңелле кичә уздырдылар. Кичәдә “Нардуган” керәшен фольклор ансамбле, башлангыч класс укучылары, аерым җырчылар чыгышы белән үрелеп барды. Шулай ук бәйрәмдә Баландыш авылы мәдәният йорты үзэшчәннәре дә катнашты.  Алар чыгышын авыл халкы аеруча җылы кабул итте. Шулай ук килгән тамашачы районның 25 еллыгына әзерләнгән күргәзмә белән дә таныша алдылар.

        7 марта в Айдаровском сельском доме культуры состоялся праздничный концерт под названием «Сездән иңә илаһилык нуры, сездән  иңә көчле рухлылык!” посвященный к Международному женскому дню.

5 нче март көнне район мәдәният йортында, районның кабат оешуына 25  ел уңаеннан Олы Нырсы авылы үзэшчәннәренең «Туган җирем – Теләче» дип исемләнгән  концерт программасы булып узды. Концертта искиткеч матур җыр һәм биюләре белән фольклор коллективлары чыгыш ясады. Шулай ук фойеда кул эшләреннән күргәзмә дә оештырылган иде. Халык әлеге концертны бик җылы кабул итте.

6 март Ямбулат авыл клубында 8 март бәйрәме уңаеннан "Әниләргә якты йолдызлардан я кояштан һәйкәл куярлык" дип исемләнгән кичә үткәрелде. Кичәдә күңелле күренешләр, әниләрнен тапкырлыклары, җыр-моңга осталыклыры тагын бер кат күренде. Ир-егетләребез котлауларын җыр аша җиткерделәр. Кичәдән тамашачылар канәгать калып, ял итеп эшкә дәрт алып таралышты.

5 нче март көнне Олы Мәтәскә мәдәният йортында "Гүзәлләрнең гүзәле сез" дип исемләнгән музыкаль кичә үткәрелде.  Кадерле хатын-кызларыбызны бәйрәм белән тәбрикләп ир-егетләребез зур концерт бүләк иттеләр.

Әлеге бәйрәмдә балалар белән бергә әниләр дә төрле конкурсларда катнашып, кызыклы чаралар оештырдылар.

Язның беренче бәйрәме уңаеннан, 6 март көнне Урта Мишә авыл клубында,китапханә белән берлектә,  “Һәр тамчысы назга тулган язлар, багышлана Сезгә, хатын-кызлар!” дип исемләнгән концерт булып узды. Концерт шулкадәр якты тәэсир һәм яхшы кәеф калдырды, язгы кич күңелле үтте дип зур ышаныч белән әйтергә була.

Районыбызның яңадан торгызылуына 25 ел тулу уңаеннан игълан ителгән "Туган җирем - Теләче" сәнгать фестивале дәвам итә. 4 март  көнне район тамашачысы алдында  Айдар авыл җирлеге үзешчәннәре үзләренең җырга-биюгә осталыкларын күрсәттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International