8 март көнне Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортында якташыбыз Айнур Халиев һәм аның иҗатташ дуслары, “Яңа дулкын” төркеме, бәйрәм концерты куйды. Күңелле мәзәкләр,дәртле биюләр ,матур җырлар бәйрәм кичәсенә күтәренке рух өстәде.