5 нче март көнне район мәдәният йортында, районның кабат оешуына 25 ел уңаеннан Олы Нырсы авылы үзэшчәннәренең «Туган җирем – Теләче» дип исемләнгән концерт программасы булып узды. Концертта искиткеч матур җыр һәм биюләре белән фольклор коллективлары чыгыш ясады. Шулай ук фойеда кул эшләреннән күргәзмә дә оештырылган иде. Халык әлеге концертны бик җылы кабул итте.