ЯҢАЛЫКЛАР


14
март, 2016 ел
дүшәмбе

Ачы авылы мәдәният йортының “Заря”  дип исемләнгән клуб берләшмәсенә йөрүче балалар якынлашып килүче халыкара хатын-кызлар көне- 8 март бәйрәмен үткәрергә әзерләнәләр.

 10 март көнне Теләче балалар китапханәсендә хайваннар яратучылар өчен, “Мин хайваннар яратам” дигән исем астында, шулай ук халыкара мәчеләр көненә багышланган “телдән журнал” үткәрелде. Шундый гаҗәеп һәм төрле ул - мәчеләр дөньясы.      Китапханәче Фатихова Е.Г. китаплар һәм  презентация ярдәмендә балаларны песиләр тормышы, аларның гадәтләре, кызыклы фактлар һәм ачышлар белән таныштырды. Хайваннарны ярату, аларны кайгырту – болар барысы да балаларда кече яшьтән үк кешелеклелек һәм ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләргә булыша. Шулай ук 3-4 сыйныфларда укучы берничә бала әлеге чарага үзләре башкарган эшләрне дә алып килгәннәр иде. Алар мәчеләр турында ясаган презентацияләре буенча сыйныфташлары алдында чыгыш ясадылар.

10 март көнне олпат язучыга 75 яшь тулды. Шул уңайдан Айдар авылы китапханәсендә "Иҗат чишмәләрең саекмасын" дип исемләнгән күргәзмә эшли. Әдипнең хәзерге авылны, аның гади кешеләрен, туган як табигатен чын мәгънәсендә яратып, җан җылысы белән сугарып сурәтләве укучыны тирән дулкынландыра. Ф.Садриев әсәрләрен төрле катлам китап укучылар да яратып укый. 

Фестивальне 10 март көнне район үзәк шифаханәсе хезмәткәрләре башлап җибәрде .

Концерт барышында хезмәткәрләрдән торган ХОР, нәфис сүз, матур эчтәлекле бию һәм җырлар,  бүгенге көн проблемалары да чагылып үтте.  Концерт бай эчтәлекле , үзенчәлекле булуы белән аерылып торды. 2 сәгаттән артык барган концертны тамашачы бик җылы кабул итте.


11
март, 2016 ел
җомга

Танып белү эшчәнлеге күчмә һәм кышлаучы кошлар турында балаларның белемнәрен баету, гомумиләштерү, алар турында кайгырту, аларны саклау, ярату хисләре тәрбияләү, үз-үзеңне табигать кочагында дөрес тотарга кирәклеге турында кагыйдәләр аша ныгыту, сөйләм телен үстерү өстендә эш, милли-региональ компонентлар кулланнып алып барылды.

Ул җәмәгатьчелек игътибарын су объектларын саклау һәм тергезүгә, су биологик ресурсларының яшәү мохитын саклауга, шулай ук халык өчен уңай шартлар тудыруга җәлеп итү буенча чаралар үткәрүне максат итеп куя. Шушы уңайдан Теләче җирлекара китапханәсендә “Су- яшәү чыганагы” исемле китап һәм газета-журналларда басылган мәкаләләрне үз эченә алган күргәзмә эшләнде.

Укучыларда башка милләт халыкларына хөрмәт белән карау сыйфатлары тәрбияләү максатыннан әңгәмәләр оештырылды. Бүгенге көндә булган төрле четерекле хәлләргә күзәтүләр ясалды.

Шундый гаҗәеп һәм төрле ул - мәчеләр дөньясы.

     Китапханәче Фатихова Е.Г. китаплар һәм  презентация ярдәмендә балаларны песиләр тормышы, аларның гадәтләре, кызыклы фактлар һәм ачышлар белән таныштырды. Хайваннарны ярату, аларны кайгырту – болар барысы да балаларда кече яшьтән үк кешелеклелек һәм ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләргә булыша. Шулай ук 3-4 сыйныфларда укучы берничә бала әлеге чарага үзләре башкарган эшләрне дә алып килгәннәр иде. Алар мәчеләр турында ясаган презентацияләре буенча сыйныфташлары алдында чыгыш ясадылар.

Анда укучылар үз эшләрен яклап чыгыш ясадылар.Әлеге конкурста безнең мәктәптән 2 нче сыйныф укучысы Шәйхиев Җәүдәт катнашты (җитәкчесе – Гимадиева Равия Сахабетдиновна). Ул кыш дәвамында безнең якта кышлаучы кошларны өйрәнде. Аларны фотографиягә төшерде, җимлек ясап куеп кошларны сыйлады. Аның хезмәте бушка китмәде, ул финалга чыкты һәм анда да яхшы чыгыш ясап беренче урынга чыкты. Аны әлеге җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.

  Татарстан Республикасы Президентының 25.04 2015 елда чыгарылган УП-414 номерлы указы нигезендә милләтләр һәм диннәр арасындагы дуслыкны ныгыту максатыннан Олы Мишә урта мәктәбендә 11 мартта “Милләтләр һәм дини конфессияләр арасындагы дуслык” темасына сыйныф сәгатьләре булып узды. Укучылар видео-роликлар һәм презентацияләр карадылар.  Мондый чаралар балаларда төрле милләт һәм дин вәкилләренә карата ихтирамлылык,бер-береңне хөрмәт итү хисе тәрбияли.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International