“Мин хайваннар яратам”

2016 елның 14 марты, дүшәмбе

 10 март көнне Теләче балалар китапханәсендә хайваннар яратучылар өчен, “Мин хайваннар яратам” дигән исем астында, шулай ук халыкара мәчеләр көненә багышланган “телдән журнал” үткәрелде. Шундый гаҗәеп һәм төрле ул - мәчеләр дөньясы.      Китапханәче Фатихова Е.Г. китаплар һәм  презентация ярдәмендә балаларны песиләр тормышы, аларның гадәтләре, кызыклы фактлар һәм ачышлар белән таныштырды. Хайваннарны ярату, аларны кайгырту – болар барысы да балаларда кече яшьтән үк кешелеклелек һәм ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләргә булыша. Шулай ук 3-4 сыйныфларда укучы берничә бала әлеге чарага үзләре башкарган эшләрне дә алып килгәннәр иде. Алар мәчеләр турында ясаган презентацияләре буенча сыйныфташлары алдында чыгыш ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International