10 март көнне Теләче урта мәктәбе базасында башлангыч сыйныф укучылары өчен оештырылган “Мин – эзләнүче” дип аталган тикшеренү-эзләнү эшләре һәм проектлар конкурсының йомгаклау этабы булып узды.

2016 елның 11 марты, җомга

Анда укучылар үз эшләрен яклап чыгыш ясадылар.Әлеге конкурста безнең мәктәптән 2 нче сыйныф укучысы Шәйхиев Җәүдәт катнашты (җитәкчесе – Гимадиева Равия Сахабетдиновна). Ул кыш дәвамында безнең якта кышлаучы кошларны өйрәнде. Аларны фотографиягә төшерде, җимлек ясап куеп кошларны сыйлады. Аның хезмәте бушка китмәде, ул финалга чыкты һәм анда да яхшы чыгыш ясап беренче урынга чыкты. Аны әлеге җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International