Шундый гаҗәеп һәм төрле ул - мәчеләр дөньясы.
Китапханәче Фатихова Е.Г. китаплар һәм презентация ярдәмендә балаларны песиләр тормышы, аларның гадәтләре, кызыклы фактлар һәм ачышлар белән таныштырды. Хайваннарны ярату, аларны кайгырту – болар барысы да балаларда кече яшьтән үк кешелеклелек һәм ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләргә булыша. Шулай ук 3-4 сыйныфларда укучы берничә бала әлеге чарага үзләре башкарган эшләрне дә алып килгәннәр иде. Алар мәчеләр турында ясаган презентацияләре буенча сыйныфташлары алдында чыгыш ясадылар.