Фоат Садриев егерменче гасыр татар әдәбиятының төрле дәверләрендә реализм традицияләренә тугры калып, тормыш күренешләрен чынбарлыкка охшатып сурәтләүне әһәмиятле дип тапкан язучыларның берсе.

2016 елның 14 марты, дүшәмбе

10 март көнне олпат язучыга 75 яшь тулды. Шул уңайдан Айдар авылы китапханәсендә "Иҗат чишмәләрең саекмасын" дип исемләнгән күргәзмә эшли. Әдипнең хәзерге авылны, аның гади кешеләрен, туган як табигатен чын мәгънәсендә яратып, җан җылысы белән сугарып сурәтләве укучыны тирән дулкынландыра. Ф.Садриев әсәрләрен төрле катлам китап укучылар да яратып укый. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International