Фестивальне 10 март көнне район үзәк шифаханәсе хезмәткәрләре башлап җибәрде .
Концерт барышында хезмәткәрләрдән торган ХОР, нәфис сүз, матур эчтәлекле бию һәм җырлар, бүгенге көн проблемалары да чагылып үтте. Концерт бай эчтәлекле , үзенчәлекле булуы белән аерылып торды. 2 сәгаттән артык барган концертны тамашачы бик җылы кабул итте.