ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2016 ел
җомга

Ямбулат авылы китапханәсе каршында эшләүче "Әдәбият сөючеләр" укучылар әдәби берләшмәсенә йөрүче укучылар бу бәйгедә актив катнаштылар. Аларның иҗатларыннан күренгәнчә, гаилә - ул бик кадерле һәм якын кешеләребез. Безнең өчен гаилә әни кешедән башланып китә.  Аның тормышында  бик тә мөһим һәм авыр хезмәт -  ул гаилә төзү. Әни - өй җылысын саклаучы. Без һәрберебез шуны аңлыйбыз, бер үзе генә, әни кеше яхшы гаилә төзи алмый. Гаилә бит - ул коллектив,һәм  климат та  гаиләдә гаиләнең бөтен әгъзалары белән төзелергә тиеш. Үзара ярдәмләшү, һәрбер кеше турында кайгырту, яхшы булу - безнең гаиләбездә җылылык, уңайлылык һәм яхшы шартлар төзи. 

10 март көнне Олы Мәтәскә китапханәсендә прозаик язучы һәм драматург Фоат Садриевка багышланган күргәзмә эшләнде. Күргәзмәнең исеме “Учагыңда утың сүнмәсен” дип аталды һәм ул язучыга 75 яшь тулуга карата әзерләнде.  Күргәзмәгә  Ф.Садриевның китаплары һәм аның тормыш юлын чагылдырган китаплар куелды.

Клуб фойесында “Китап- тормыш көзгесе” дип аталган китап күргәзмәсе куелды. Концертта өлкәннәр дә, яшьләр дә  катнашты. Хөрмәтле хатын-кызларыбызны бәйрәм белән Алан җирлеге башлыгы  Хаҗиев  Әхмәт  Габделгәзиз ул  тәбрикләде.

Бу очрашуда бәйрәм уңаеннан матур җырлар, шигырьләр яңгырады. Хатын-кыз язмышын сурәтләгән хикәя, әсәрләр искә алынды. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Ханымнар күтәренке күңел белән киләчәктә тагын берләшмәнең эшен дәвам итәрбез дип таралыштылар.

11 нче март көнне 07.00 сәгатьтә район хакимиятенең утырышлар залында өченче чакырылыш Теләче муниципаль район Советының чираттагы җиденче утырышы узды. Утырышның көн тәртибендә 7 мәсьәлә каралды. Утырышта Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының финанс – бюджет палатасы рәисе Р.Р. Яхин, Россия эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча бүлеге җитәкчесе – А.Ф. Хәйретдинов, Теләче муниципаль район Советының аппарат җитәкчесе – И.В. Мөбинов, Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының юридик бүлек җитәкчесе Емельянов Ю.И., Теләче муниципаль районы Башлыгының коррупциягә каршы мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Шиһабетдинова Ч.И. Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы рәисе – Сөнгатуллин Н.М.- лар чыгыш ясадылар, куелган сораулар буенча тиешле карарлар кабул ителде.

Язгы ташулар, боз китүләр - табигатьнең гаҗәеп матур күренеше. Әмма бу матурлыкның һәммәбездән дә саклык таләп итүен онытмаска кирәк. Безнең Олы Мәтәскә балалар бакчасында да балалар белән: "Ташу вакытында сак булыгыз!" дигән темага әңгәмә үткәрелде.

10 март көнне Теләче урта мәктәбе базасында кече яшьтәге мәктәп балалары арасында “Мин – эзләнүче” темасына эзләнү - тикшеренү эшләре һәм проектларконкурсының йомгаклау этабы үткәрелде. Конкурста барлыгы27 укучы көч сынашты.

Беренче урынга Шәтке уртамәктәбенең 2 сыйныф укучысы Шайхиев Җәүдәт (укытучысы Гимадиева Р.С.) лаек булды.

Икенче урында Алан урта мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Дәүләтшин Раил (укытучысы Газизова Г.Ф.) һәм Теләче урта мәктәбенең 4 сыйныф укучысы ГалимхановаАдилә (укытучысы Кошкина Э.М.);

Өченче урында -Теләче урта мәктәбенең 3 сыйныф укучысыМуртазинСәид (укытучысы Саттарова Т.Ф.);

- Олы Мәтәскә урта мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Сөнгатуллина Адилә (укытучысы Каримуллина А.Н.);

- Баландыш төп мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Ситдикова Камилә (укытучысы Тимербайева Ф.М.).

Түбәндәге номинацияләрдә җиңү яуладылар:

- «Гадәти булмаган гадилек” – Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең 4 сыйныф укучысы ШугаеповИльзир (укытучысы Шугаепова Р.Р.);

- «Иҗади эзләнү» - Тәләче урта мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Имамиев Әмир (укытучысы Миннуллина М.А.);

- «Иң кызыклы проект” – Теләче урта мәктәбе укучылары Галиуллина Энҗе (1сыйныф), Филатов Иван (3 сыйныф) (җитәкчеләре Галиуллина Ю.Х.);

- «Җиңүгә омтылучы” – Теләче урта мәктәбенең 4 сыйныф укучысы АхметоваАсель (укытучысы Нуретдинова Г.К.);

- «Иң креатив проект» - Сауш урта мәктәбенең 4 сыйныф укучысы ХөсәеноваГульназ (укытучысы Шайдуллина С.С.)

- «Иң яхшы стильдәге карар» -Айдар башлангыч мәктәбенең 4 сыйныф укучылары ФаттаховаИлзирә, Шайхетдинова Динә (укытучылары Фаттахова Р.В.).

Соңыннан җиңүчеләргә мактау кәгазьләре һәм бүләкләр тапшырылды.

9 март көнне районыбыбызның 25 еллыгына багышланган "Теләчем-нурлы төбәгем" исемендәге район фәнни-гамәли конференөия "Төбәк тарихы" юнәлеше буенча узды. Конференциядә Олы Мәтәскә, Олы Нырсы, Теләче, Олы Мишә урта мәктәпләреннән укучылар актив катнаштылар.

Эшчелэрнең территориальпрофсоюз оешмасы рәисе Нурия Рәкыйф кызы эшче һәмбелем бирү оешмалары арасындатөзелә торганхезмәт килешүлэрентозу тәртибен саклау буенча, гомумпрофсоюз тематик тикшерү булачыгы хакында игълан итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International