10 март көнне Теләче урта мәктәбе базасында кече яшьтәге мәктәп балалары арасында “Мин – эзләнүче” темасына эзләнү - тикшеренү эшләре һәм проектларконкурсының йомгаклау этабы үткәрелде. Конкурста барлыгы27 укучы көч сынашты.
Беренче урынга Шәтке уртамәктәбенең 2 сыйныф укучысы Шайхиев Җәүдәт (укытучысы Гимадиева Р.С.) лаек булды.
Икенче урында Алан урта мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Дәүләтшин Раил (укытучысы Газизова Г.Ф.) һәм Теләче урта мәктәбенең 4 сыйныф укучысы ГалимхановаАдилә (укытучысы Кошкина Э.М.);
Өченче урында -Теләче урта мәктәбенең 3 сыйныф укучысыМуртазинСәид (укытучысы Саттарова Т.Ф.);
- Олы Мәтәскә урта мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Сөнгатуллина Адилә (укытучысы Каримуллина А.Н.);
- Баландыш төп мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Ситдикова Камилә (укытучысы Тимербайева Ф.М.).
Түбәндәге номинацияләрдә җиңү яуладылар:
- «Гадәти булмаган гадилек” – Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең 4 сыйныф укучысы ШугаеповИльзир (укытучысы Шугаепова Р.Р.);
- «Иҗади эзләнү» - Тәләче урта мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Имамиев Әмир (укытучысы Миннуллина М.А.);
- «Иң кызыклы проект” – Теләче урта мәктәбе укучылары Галиуллина Энҗе (1сыйныф), Филатов Иван (3 сыйныф) (җитәкчеләре Галиуллина Ю.Х.);
- «Җиңүгә омтылучы” – Теләче урта мәктәбенең 4 сыйныф укучысы АхметоваАсель (укытучысы Нуретдинова Г.К.);
- «Иң креатив проект» - Сауш урта мәктәбенең 4 сыйныф укучысы ХөсәеноваГульназ (укытучысы Шайдуллина С.С.)
- «Иң яхшы стильдәге карар» -Айдар башлангыч мәктәбенең 4 сыйныф укучылары ФаттаховаИлзирә, Шайхетдинова Динә (укытучылары Фаттахова Р.В.).
Соңыннан җиңүчеләргә мактау кәгазьләре һәм бүләкләр тапшырылды.