10 март көнне Олы Мәтәскә китапханәсендә прозаик язучы һәм драматург Фоат Садриевка багышланган күргәзмә эшләнде. Күргәзмәнең исеме “Учагыңда утың сүнмәсен” дип аталды һәм ул язучыга 75 яшь тулуга карата әзерләнде. Күргәзмәгә Ф.Садриевның китаплары һәм аның тормыш юлын чагылдырган китаплар куелды.