11 нче март көнне 07.00 сәгатьтә район хакимиятенең утырышлар залында өченче чакырылыш Теләче муниципаль район Советының чираттагы җиденче утырышы узды. Утырышның көн тәртибендә 7 мәсьәлә каралды. Утырышта Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының финанс – бюджет палатасы рәисе Р.Р. Яхин, Россия эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча бүлеге җитәкчесе – А.Ф. Хәйретдинов, Теләче муниципаль район Советының аппарат җитәкчесе – И.В. Мөбинов, Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының юридик бүлек җитәкчесе Емельянов Ю.И., Теләче муниципаль районы Башлыгының коррупциягә каршы мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Шиһабетдинова Ч.И. Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы рәисе – Сөнгатуллин Н.М.- лар чыгыш ясадылар, куелган сораулар буенча тиешле карарлар кабул ителде.