Ямбулат авылы китапханәсендә 8 март - Халыкара хатын - кызлар көне уңаеннан "Безнең бердәм гаилә" дип исемләнгән инша язу бәйгесе үткәрелде.

2016 елның 11 марты, җомга

Ямбулат авылы китапханәсе каршында эшләүче "Әдәбият сөючеләр" укучылар әдәби берләшмәсенә йөрүче укучылар бу бәйгедә актив катнаштылар. Аларның иҗатларыннан күренгәнчә, гаилә - ул бик кадерле һәм якын кешеләребез. Безнең өчен гаилә әни кешедән башланып китә.  Аның тормышында  бик тә мөһим һәм авыр хезмәт -  ул гаилә төзү. Әни - өй җылысын саклаучы. Без һәрберебез шуны аңлыйбыз, бер үзе генә, әни кеше яхшы гаилә төзи алмый. Гаилә бит - ул коллектив,һәм  климат та  гаиләдә гаиләнең бөтен әгъзалары белән төзелергә тиеш. Үзара ярдәмләшү, һәрбер кеше турында кайгырту, яхшы булу - безнең гаиләбездә җылылык, уңайлылык һәм яхшы шартлар төзи. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International