Теләче 2нче номерлы балалар бакчасында “ФДББС таләпләренә нигезләнеп балалар бакчасында үстерелешле предметлы тирәлек булдыру” темасына педагогик киңәшмә булып үтте. Киңәшмәгә әзерлек тәрбиячеләр тарафыннан алдан ук башланды: төркемнәрдәге үстерелешле предметлы тирәлеккә анализ ясалды, ФДББС буенча куелган таләпләр өйрәнелде. Педагогик киңәшмә барышында төп теманы яктырткан сораулар каралды һәм Мухамадиева М.Ф. һәм Закирова А.Х. презентация-чыгышлары тыңланды.