8 март көнне Ачы авыл клубында китапханә белән берлектә кызлар арасында “Мисс золушка” дип аталган бәйге үткәрелде.

2016 елның 14 марты, дүшәмбе

Кызлар төймә тагу, прическа ясау, курчак киендерү, әниләргә котлау әзерләү кебек конкурсларда ярыштылар. Соңыннан әниләр хөрмәтенә концерт куелды. Чыгышлардан соң балалар әниләргә һәм әбиләргә бүләкләрен тапшырдылар, бергәләшеп чәй эчтеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International