Бүген, 14 март көнне, Теләче районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре, СДК “БИНК” хезмәткәрләре белән берлектә Олы Мишә, Югары Кибәхужа, Олы Нырсы, Шәдке урта мәктәпләрендә 8-10 класс укучылары өчен һөнәри үзбилгеләнеш тренингы оештырдылар.
Әлеге чара балаларга психологик ярдәм итү, үзгәреп торучы шартларда укучыларга һөнәр сайлауда киңәш бирү максаты белән уздырылды.
Тренингта 108 укучы катнашты.