Кеше бу илдә туган, яшәгән. Димәк, ул аның туган җире дә. Кеше еракларга китсә, туган җирен гел сагынып яши. Юкка гына “Туган илнең кадерен читтә йөрсәң белерсең” димәгәннәрдер. Безнең уртак Ватаныбыз – Татарстан. Укучылар белән язучы-шагыйрьләребезнең Татарстаныбыз турында иҗат иткән шигырьләрен укыдык, туган ил, туган җир турында мәкаль-әйтемнәрне искә төшердек.