ЯҢАЛЫКЛАР


26
гыйнвар, 2016 ел
сишәмбе

23 гыйнвар көнне Теләче муниципаль районы оешуның 25 еллыгы уңаеннан чаңгы ярышлары булып узды. Иң массакүләм чараларның берсе булган  ярышларда катнашучылар саны елдан ел арта бара. Әлеге ярышларда Олы Мишә урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары да катнашты.  Ә иң куандырганы, 11 сыйныф укучысы Мифтахова Алия 2 урынга лаек булды. Афәрин, Алия! Укучыларыбызга алга таба да уңышлар теләп калабыз!

Халыкта китапка карата мәхәббәт уяту, китап укучыларны китапханәгә тарту, яңа китаплар белән таныштыру максатыннан Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре оешмаларга, китапханәгә килергә мөмкинчелеге булмаучылар янына барып, язылып укыр өчен китаплар тәкъдим иттеләр.


25
гыйнвар, 2016 ел
дүшәмбе

Киңәшмә Теләче муниципаль район башлыгы И.Ф.Зарипов җитәкчелегендә, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Р.Х.Низаметдинов, район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе И.Р.Нуруллин, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре, хисапчылары, зооветбелгечләре һәм КФХ башлыклары катнашында үтте. 2015 елга терлекчелек эшчәнлегенә анализ белән авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Р.Х.Низаметдинов, 2015 ел ветеринария берләшмәсе эш нәтиҗәләре буенча И.Р.Нуруллиннар чыгыш ясады.

“Сюрприз” бию коллективы 1  дәрәҗә диплом һәм катнашу өчен сертификат белән бүләкләнде. Без аларны югары дәрәҗәгә ирешүләре белән котлыйбыз, алга таба да алдынгы урыннарга ирешүләрен телибез.

Алар сөйләвенчә, әлеге берләшмә 1996 елда Новосибирск шәһәрендә барлыкка килгән. Ул сәламәтлеккә уңай йогынты ясаучы биологик актив кушылмалар, косметика җитештерү һәм тарату белән шөгыльләнә. “Сибирское здоровье” продукциясенең нигезендә Байкал һәм Алтай таулары үсемлекләрен күп елларга сузылган фәнни өйрәнүләр ята. Алар бу берләшмәгә кергән очракта үз эшеңне башлап җибәрергә, шуның нәтиҗәседә финанс хәлен яхшыртырга мөмкин булуын да әйттеләр.

Ул Фатих Хөсни музеенда да булды, китапханәче аны мондагы экспонатлар белән таныштырды. Шундый зур шәхеснең  тарихын туплаган һәм саклаган өчен ул үзенең рәхмәтләрен белдерде.

Шармыш авыл китапханәсендә китап укучылар игътибарына «Уютный дом прекрасен во всем» девизын чагылдырган китаплар тәкъдим ителеп күргәзмәгә куелды. Мондый төр әдәбият белән күпләр кызыксына. Үз кулларың белән эшләнгән эйберләр көнкүрешебезне бизәргә, буш вакытны файдалы үткәрергә дә мөмкинлек бирә. 

23 гыйнвар көнне Теләченең чаңгы базасы территориясендә чаңгыда йөрү сезонын ачу һәм Теләченең район буларак оешуына 25 ел тулу уңаеннан районның оешма хезмәткәрләре һәм җитәкчеләре, мәктәп укучылары арасында чаңгы ярышы булып узды.  Ярышларда барлыгы 115 һәвәскәр чаңгычы катнашты.

23 январь көнне Субаш авыл  китапханәсендә  башлангыч сыйныф укучылары  өчен  “Китапханә белән дус булыйк” исемле китапханә дәресе үткәрелде.

Китапханәче Петрова Л.И.  балаларны китапханә бүлекләре белән таныштырды, китапханә һәм китап куллану кагыйдәләре турында сөйләде. Укучылар газета-журналлар, энциклопедияләр һәм алардан кирәкле материалларны тиз генә таба белү турында мәгълумат алдылар. Балалар китап, белем турында мәкальләрне танып-белү уенында катнаштылар, шигъри табышмакларга җавап биреп үзләренең бик күп әкиятләр белүләрен күрсәттеләр.

Һәр атна дүшәмбе көнне узып киткән атнага йомгак ясау, нәтиҗә чыгару, уңышларны билгеләү, кисәтүләр ясау өчен иртәнге линейка уздырыла. Баландыш төп мәктәбендә бу атнаның линейкасында дежур укучылар һәм уку комиссиясе членнарының чыгышы тыңланды. Шулай ук 3 сыйныф укучысы Гыйлаҗова Таңчулпанга һәм 7 сыйныф укучысы Сафина Альбинага “Татар Теле. ИНФО” V Халыкара олимпиадасының  I дәрәҗәдәге дипломы тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International