22 гыйнвар көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Китап-белем чишмәсе” исемле әңгәмә үткәрелде. Кешелек тарафыннан тудырылган барлык могҗизаларның да иң бөеге – Китап. Китап! Гасырлар илчесе, тормыш көзгесе, зирәк юлдаш һәм ышанычлы киңәшче. Китап укып, кешенең фикерләү сәләте үсә, андый кеше беркайчан да ялкау, әдәпсез булмый. Китап – ул бүгенге тормыш һәм киләчәгебез. Китапсыз яшәргә мәҗбүр ителгән халык – иң мескен халык. Бүген бик күпләр компьютердан гына укый. Ә кулыңа китап тотып уку – үзе зур рәхәтлек ул, диләр Урта Мишә авылы китапханәсендә китап укучы яшьләр.
Әлеге җыен кысаларында 9-11 сыйныф укучылары физик тәрбия буенча олимпиадада катнашты.
22 нче январь көнне Баландыш авыл китапханэсендэ кунакта 1 нче сыйныф укучылары булды. "Китапханэ якын дустын булсын" дигэн экскурсиядэ балалар китап уку кагыйдэлэре, китапханэ тэртиплэре белэн белэн таныштылар, китаплар алдылар. Бу балалар китапханэнен актив укучылары булырлар дип ышанасы килэ.
22 гыйнвар көнне Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре Үзәк балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркемендә “Новое поколение выбирает чтение” исеме астында “Книжные жмурки” уены үткәрделәр. Китапханәче балаларга өйдә яки бакчада уку өчен, сайлап куелган урыннан китаплар алырга тәкъдим итте: китаплар кәгазь белән төреп куелганлыктан, бала аны күрми һәм нинди китап укыйсын алдан белә алмый. Ә китапны тапшырганда һәр бала белән нәрсә турында укуы буенча әңгәмә корылды. Әлеге эш төре балада китап укуга карата кызыксыну уята. Бала төрле яклап үсә, зәвыгы һәм белеме арта.
23 гыйнвар көнне Теләченең чаңгы базасы территориясендә чаңгыда йөрү сезонын ачу һәм Теләченең район буларак оешуына 25 ел тулу уңаеннан районның оешма хезмәткәрләре һәм җитәкчеләре, мәктәп укучылары арасында чаңгы ярышы булып узды. Ярышларда барлыгы 115 һәвәскәр чаңгычы катнашты.
Югары Кибәхуҗа , Төрек-Тәмте,Максабаш авылларында урнашкан обелискларга укучылар, укытучылар беркетелеп, алар кышкы чорда обелискларны кардан чистарту, чүп-чардан арындыру эшләрен башкаралар. Шулай ук сугыш ветераннарына, ярдәмгә мохтаҗ, ялгыз яшәүче тыл хезмәтчәннәренә укучылар беркетелде,укучылар педагог-организатор Гинатуллина Г.Н. җитәкчелегендә һәр атнаның җомга көнендә ялгыз әбиләрдә булып аларга кар көрәүдә, йорт эшләрендә булышалар.
Без батыр авылдашларыбызны онытмыйбыз. Аларның сугыш кырында дошманга каршы батырларча сугышып һәлак булганнары- 81, авылыбызга әйләнеп кайтканнары 88 булган. Бүген Максабашта бер генә сугыш ветераны да калмады.2014 нче елның 2 сентябрендә Максабаш авылында һәйкәл-обелиск ачылды. Максабаш башлангыч мәктәбе укучылары сугыштан кайтмый калганнар истәлегенә куелган обелискны һәрвакыт чиста тоталар. Кыш көне әйләнә-тирәсендәге карларын көриләр,себерәләр.
Баландыш авылы китапханәсе белән безнең мәктәп һәрвакыт элемтәдә тора.Чөнки Баландыш төп мәктәбе укучылары анда даими булып торалар, китаплар укыйлар , төрле чараларда , конкурсларда катнашалар.Чираттагы баруыбыз - 1 нче сыйныф укучылары өчен үткәрелгән библиографик дәрес. Китапханәчебез Миләүшә Нәҗипова балаларга ничек итеп нинди темага китап сайлау, эчтәлектән кирәкле әсәрне табу серләре турында сөйләп аңлатты. Укучылар алган белемнәрен практик яктан кулланып та күрсәттеләр.Соңыннан балалар өчен чыга торган яңа газета – журналлар белән таныштылар, яңа табадан төшкән китаплар турында мәгълүмат алдылар.
Туган якны өйрәнү музее Теләче мәктәбенең бер бизәге булып тора. Мәктәбебезнең төрле сыйныф укучылары атнаның бер көнен музейда үткәрәләр. 10 в, 7а сыйныфы балаларыннан торган экскурсоводлар, музей җитәкчесе Хәлилова З.Р. кул астында тирән эчтәлекле чыгышлар ясап, балаларны уткәннәргә һәм киләчәккә өмет белән карарага өйрәтәләр. 22 гыйнвар көнне Шәмсетдинова Г.Р. җитәкчелегендә 1 сыйныф укучылары белән очрашу булып узды.
2016 елның 22 гыйнварында Теләче хоккей тартмасында «Теләче» спорт мәктәбе 2002 елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында ата-аналар Кубогына Теләче районы янадан торгызылуга 25 ел тулу уңаеннан алкалы хоккей буенча район беренчелеген үткәрде. Барлыгы 6 команда, 64 укучы катнашты.