«Китап белем чишмәсе».

2016 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

22 гыйнвар көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Китап-белем чишмәсе” исемле әңгәмә үткәрелде. Кешелек тарафыннан тудырылган барлык могҗизаларның да иң бөеге – Китап. Китап! Гасырлар илчесе, тормыш көзгесе, зирәк юлдаш һәм ышанычлы киңәшче. Китап укып, кешенең фикерләү сәләте үсә, андый кеше беркайчан да ялкау, әдәпсез булмый. Китап – ул бүгенге тормыш һәм киләчәгебез. Китапсыз яшәргә мәҗбүр ителгән халык – иң мескен халык. Бүген бик күпләр компьютердан гына укый. Ә кулыңа китап тотып уку – үзе зур рәхәтлек ул,  диләр Урта Мишә авылы китапханәсендә китап укучы яшьләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International