Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрлыгының “Республика олимпиада үзәге” тарафыннан 18-23 гыйнвар көннәрендә Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм дәүләт академиясе базасында Рәсәй күләм укучылар арасында физик тәрбия буенча олимпиаданың муниципаль этабы җиңүчеләре өчен җыен уздырылды.

2016 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министрлыгының “Республика олимпиада үзәге” тарафыннан 18-23 гыйнвар көннәрендә Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм дәүләт академиясе базасында Рәсәй күләм укучылар арасында физик тәрбия буенча олимпиаданың муниципаль этабы җиңүчеләре өчен җыен уздырылды. Әлеге җыен кысаларында 9-11 сыйныф укучылары физик тәрбия буенча олимпиадада катнашты. Безнең районнан Олы Нырсы урта мәктәбе укучылары Айсылу Касыймова һәм Рәдиф Галәветдинов (укытучылары Марат Гаязов) әлеге олимпиадада катнашып, уңышлы нәтиҗәләргә ирештеләр: Айсылу Касыймова олимпиаданың практик өлешендә футбол буенча 35 катнашучы арасында 3 нче урынга лаек булды, Рәдиф Галәветдинов теоретик өлештә 45 катнашучы арасында шулай ук 3 нче урын алды. Рәдиф Галәветдинов мәктәп укучылары арасында физик тәрбия буенча Рәсәй күләм узучы олимпиаданың муниципаль этабы җиңүчесе буларак, 28-31 гыйнвар көннәрендә әлеге олимпиаданың региональ этабында да катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International