Баландыш авылы китапханәсе белән безнең мәктәп һәрвакыт элемтәдә тора.Чөнки Баландыш төп мәктәбе укучылары анда даими булып торалар, китаплар укыйлар , төрле чараларда , конкурсларда катнашалар.Чираттагы баруыбыз - 1 нче сыйныф укучылары өчен үткәрелгән библиографик дәрес. Китапханәчебез Миләүшә Нәҗипова балаларга ничек итеп нинди темага китап сайлау, эчтәлектән кирәкле әсәрне табу серләре турында сөйләп аңлатты. Укучылар алган белемнәрен практик яктан кулланып та күрсәттеләр.Соңыннан балалар өчен чыга торган яңа газета – журналлар белән таныштылар, яңа табадан төшкән китаплар турында мәгълүмат алдылар.