Очрашуга төрле уку йортларында укучы яшьләр килгән иде. Кичәдә кызыклы уеннар, биюләр оештырылды.
Ул халык алдында вәгазь укыды. Килгән тыңлаучылар аны кызыгып тыңлады.Соңыннан хәзрәт аларның сорауларына җавап бирде.
Баландыш авыл китапханәсендә Теләче районы оешуга 25 ел тулу уңаеннан "Теләчегә-25 ел" дигән стенд һәм "Тарихи хәтер, тарихи белем, һәркемнең туган җиреннән башлана" дигән күргәзмә эшләнде.
Узган ел азагында, Олы Мәтәскә авылында гомер кичереп вафат булган, Хуҗиәхмәтова Миңнегөл Мөхәмәтрәхим кызының “Аның күңеле җылы язлар кебек...” исемле китабы чыгарылган иде. 23 январь көнне Олы Мәтәскә мәдәният йортында шушы китапны тәкъдим итү кичәсе үткәрелде. Бу кичәгә күп кунаклар чакырылды. Миңнегөл апаның шигырьләре, җырлары һәм аның турында җылы итеп сөйләгән һәрбер кешенең сүзләреннән үрелеп барган кичә бик җанлы, тетрәндергеч, матур үтте.
24 январь көнне Олы Мәтәскә хоккей мәйданчыгында 1998-2000 нче елгы укучылар арасында , Теләченең 25 еллыгына багышланган хоккей турниры булып узды. Турнирда барлыгы 7 команда катнашты : Шәдке, Теләче , Нырсы, Иске Җөри,Үзәк, Югары Кибәхуҗа һәм Олы Мәтәскә комадалары.
2016нчы елның 25 нче январендә Айдар авылы мәдәният йортында Айдар авыл җирлеге Советының 2015 елда эшләгән эшләре турында отчет җыелышы булды. Җыелышта Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов Ильдус Фатихович; Теләче районы оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Айдар авыл җирлегенең 2015 елда эшләгән эшләре турында авыл җирлеге башлыгы Хасаншин Б.Х. чыгыш ясады һәм алда торган бурычлар белән таныштырды.
Һәм алар ниндидер яңалыкны яратып кабул итәләр. Айдар авылы китапханәсендә "Тамчы" түгәрәгенә йөрүче балалар төсле җепләрдән матур аппликацияләр ясау белән шөгыльләнәләр. Чираттагы аппликация Теләче районы оешуга 25 ел тулу уңаеннан әзерләнде.
Имгәнмичә йөрү, сәламәтлекне саклау үз кулыбызда. Кагыйдәләрне үтәмәгән, белмәгәннәр куркыныч хәлләргә күбрәк эләгәләр. Шуңа күрә транспорт хуҗасына да, җәяүлегә дә юл йөрү кагыйдәләрен белү бик мөһим. Максабаш балалар бакчасында юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә зур игътибар бирелә.
2016 елның 26 январь көнне Ачы авылында яшәүче тыл ветераны Лукоянова Екатерина Ивановнага 90 яшь тулды. Аны котларга Теләче муниципаль районы социаль саклау бүлегенең җитәкчесе Галимова Ф.М., Теләче авылы башкарма комитетының җитәкчесе И. Х. Хамидуллин килделәр. Екатерина Ивановнага Россия Президенты Владимир Путинның тәбрикләмәсен тапшырдылар. Моннан тыш, юбилярга чәчәк һәм истәлекле бүләк тә бирелде. Екатерина Ивановна Район кулланучылар җәмгыяте өлкәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан.
Юбилярыбызны чын күңелдән бәйрәме белән тәбрик итәбез! Аңа исәнлек-саулык, тынычлык телибез!
Иң яхшы, тәләпләргә туры килгән рәсемнәр республика турына, Казан шәһәренә җибәрелде. Шулай ук Загидуллина Роза Тимерхан кызы һәм Нигматзянова Ландыш Илсур кызы җитәкчелегендә эшләп килүче түгәрәкләргә йөрүче укучылар “Жить поня о корнях своих...” дип исемләнгән Республика күләм конференциясенең читтән торып эшләү турына эшләр җибәрделәр.