Юлларда имин йөрү һәр кешенең үзеннән тора. Имгәнмичә йөрү, сәламәтлекне саклау үз кулыбызда. Кагыйдәләрне үтәмәгән, белмәгәннәр куркыныч хәлләргә күбрәк эләгәләр. Шуңа күрә транспорт хуҗасына да, җәяүлегә дә юл йөрү кагыйдәләрен белү бик мөһим. Максабаш балалар бакчасында юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә зур игътибар бирелә.