Юбилярны котладылар.

2016 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

2016 елның 26 январь көнне Ачы авылында яшәүче тыл ветераны Лукоянова Екатерина Ивановнага 90 яшь тулды. Аны котларга Теләче муниципаль районы социаль саклау бүлегенең җитәкчесе Галимова Ф.М., Теләче авылы башкарма комитетының җитәкчесе И. Х. Хамидуллин килделәр. Екатерина Ивановнага  Россия  Президенты Владимир Путинның тәбрикләмәсен тапшырдылар. Моннан тыш, юбилярга чәчәк һәм истәлекле бүләк тә бирелде. Екатерина Ивановна Район кулланучылар җәмгыяте өлкәсендә  эшләп лаеклы ялга чыккан.

Юбилярыбызны чын күңелдән бәйрәме белән тәбрик итәбез! Аңа исәнлек-саулык, тынычлык телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International