Сәламәтлеген югалтканчы ук аңлаган кеше аны саклау турында алдан кайгырта. Көчле, җитез, акыллы, чиста күңелле, эшкә сәләтле булу өчен дөрес тукланырга кирәк. Шул максаттан Олы Нырсы урта мәктәбендә 4нче сыйныфта “Зур байлык булган сәламәтлек өчен дөрес тукланырга кирәк” дигән темага тәрбия сәгате үткәрелде. Укучылар сәламәтлекнең зур байлык икәненә һәм дөрес туклану – сәламәтлекнең нигезе икәненә тагын бер кат инандылар.
Сәламәт булыйк!
Авторның китаплары Россиядә генә түгел, ә дөньяның башка күп кенә илләрендә дә билгеле. Аның «Господа Головлевы», «Мелочи жизни», «Пошехонская старина» әсәрләре буенча фильмнар һәм балалар өчен әкиятләр төшерелгән. Китап укучылар стендка куелган материаллар буенча язучының иҗаты һәм тормышы белән таныштылар.
Утырышта 5 көн тәртибе каралды, әлеге көн тәртибе буенча Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең территораль үсеш буенча урынбасары И.А.Миңнегулов, райондагы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ф.М.Галимова, “Татмедиа” АҖ филиалы “Теләчеинформ” мәглүмат үзәге директоры Л.Ю.Хуҗин, район Башкарма комитетының архив бүлеге җитәкчесе Р.З.Гарифуллина, район Башкарма комитетының опека буенча секторы белгече Н.Р.Исламовалар чыгыш ясадылар.
Теләченең №2 балалар бакчасында өлкән шәфкать туташы Миннебаева Н.Н. бакча хезмәткәрләренә “ОРВИ һәм гриппны кисәтү” дигән темага консультация уздырды. Консультация вакытында ОРВИ һәм гриппны кисәтү, зарарлану юллары һәм симптомнары турында сүз барды.Бакча хезмәткәрләре грипп белән авырмас өчен, дөрес туклану, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, физик активлык, уңай эмоцияләр һәм шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында нәтиҗә ясадылар. Шулай ук шәфкать туташы чараның ахырында әти-әниләрне таныштыру өчен памяткалар таратты.
2016 нче елның 23 январендә Югары Кибәхуҗа авыл җирлегенең авыл җыены булып узды. Җыенда Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов И.Ф., район җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары катнашты. Авыл җирлегенең үсеше, ирешкән эшләре, киләчәккә планнары белән таныштырды.Шулай ук, Югары Кибәхуҗа мәктәбе директоры Миннекаева Г.Г., Югары Кибәхуҗа балалар бакчасы мөдире Закирова Д.М., Фельдшер – акушерлык пункты мөдире Мубаракшина Г.М.,мәдәният йорты директоры Миннекаев Ф.М., һәм башкаларның чыгышлары тыңлап үтелде. Соңыннан, Теләче районы башлыгы Зарипов И.Ф. Теләче районында башкарылган эшләр, киләчәккә планнарын әйтеп узды.
Бер сыерга сөт саву буенча алдынгылар рәтендә Агролак ҖЧҖ, барлык савылган сөте 3560 кг.,1 сыерга 17,8 кг. туры килэ, Нирус ҖЧҖ, барлык савылган сөте 3787 кг.,1 сыерга 17,2 кг. туры килэ, Алан ҖЧҖ, барлык савылган сөте 10153 кг.,1 сыерга 16,4 кг. туры килэ. Район буенча бу курсэткеч 12,5 кг.туры килэ.
Бүген Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме атналыгы кысаларында "Мин - бала! Мин- гражданин!" дип исемләнгән Парламент дәресе булып үтте. Чара барышында укучылар балалар хокукларын билгеләүче норматив документлар белән таныштылар, документларда күрсәтелгән хокукларының асылына төшенделәр. Дәресне тарих укытучысы Рахматуллина А.Ә. укуычыларда үз хокукларына һәм бурычларына аңлы мөнәсәбәт, аларны яклау сыйфатлары формалаштыру максатыннан үткәрде. Укучылар рольле уен барышында бу өлкәдә белемнәрен күрсәттеләр.
26 гыйнвар көнне Олы Кибәхуҗа мәдәният йортында авыл җыены узды. Җыенның беренче өлешендә үзешчән сәнгатьтә катнашучы укучылар бик матур чыгыш ясадылар. Алар үзләренең җырлары,биюләре белән авылдашларны һәм килгән кунакларны сөендерделәр. Җыенның икенче өлешендә төрле оешмалардан килгән кунаклар, авылыбызның төрле һөнәр ияләре үзләренең эшләренә еллык анализ ясап чыгыш ясадылар.
24-25нче январь көннәрендә “Идел” яшьләр үзәгендә Татарстан Республикасы балалар оешмасы советы утырышы узды. Татарстан Республикасы президенты катнашында үткән бу утырышта Олы Мишә урта мәктәбе укучысы Мингазова Д.Т. Теләче районы балалар оешмасы вәкиле буларак катнашты.Бу чарада төрле районнардан җыелган яшьләр Татарстан Республикасы балалар оешмасы эшчәнлеген, яшь гражданнар Форумына әзерлекне тикшерделәр.Укучыларыбыз үзара аралашып, яңа идеяләр белән кайттылар.
Әңгәмә барышында укучылар грипп эпидемиясе вакытында гигиена кагыйдәләрен үтәү, витаминнар куллану, саф һавада йөрү, көндәлек режимны саклау, сәламәт яшәү рәвешен алып бару турында таныштырылды.